ИМАМ РАББӘНИ ШӘКЕРТЛӘРЕ
Шәкертләренең башында кыйммәтле уллары килә. Өлкән улы Мөхәммәд Садыйк 24 яшендә булган чагында бик аз кеше җитәрлек югары рухи дәрәҗәләргә ирешә. Атасы исән чакта һиҗри 1025 елда яшьли килеш вафат була.
Икенче улы Мөхәммәд Сәед югары рухи мәртәбәләр, күркәм әхлак вә изге гамәлләр иясе була. Шулай ук яшьли бакыйлыкка күчә.
Өченче улы Мөхәммәд Мәгъсүм Фәрукый гакли, нәкли белемнәрдә вә тәсәввуф гыйлемендә осталыкка ирешеп, атасының хосусый серләренә, бөек дәрәҗәләренә, тиңсез камиллеккә һәм дәрәҗәләренә кавышып, аның нурын бөтен галәмгә тараткан кеше була.
Улларыннан башка Сәед Мирмөхәммәд Ногъман, Таһири Лахори, Шәех Бәдигетдин, Нурмөхәммәд Пөтни, Хәмид Бингали, Шәех Мөзәммил, Таһир Бәдаһши, Мәүләнә Әхмәд Бәркый, Сәед Әхмәди Бәннури, Мәүләнә Касыйм Гали, Мәүләнә Йосыф Сәмәрканди, Мәүләнә Мөхәммәд Салих Голәби һәм Имам Раббәни хәзрәтләренең хәятын, хәлләрен, кәрамәтләрен вә шәкертләрен дөньяга таныткан “Зөбдәтел-мәкамәт” яисә “Бәракәт” исеме астында мәшһүр китап язган иң бөек шәкертләреннән Мөхәммәд Хашими Кыйшми кебек меңнәрчә шәкертләр җитештергәндер.
Бу шәкертләренең һәрберсе яшәгән җирләрендә дин белемнәрен, Әһле Сөннәт игътикадын вә Ислам әхлакын таратып, кешеләрне мәңгелек бәхет-сәгадәткә кавышуларына сәбәпче булып, зур хезмәтләр башкаралар.